Мөселман ир-атларына чәчләрен буярга ярыймы
Мөселман ир-атларына чәчләрен кара төскә буяу тыела. Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Кайбер ир-атлар яшьрәк күренергә тырыша һәм чал чәчләрен карага буйый. Менә миңа әле 40 яшь кенә булса да чәчем ап-ак диярлек. Әйе, кайчакта чал чәчне буярга кирәк дигән уй туа. Ләкин шул ук вакытта ак чәч ир-атны бизи», - дип аңлатты имам.
Ул хатын-кызларга карата мондый тыю юк һәм алар чәчләрен теләсә нинди төскә буйый ала, дип өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia