«Мобиль поликлиника» - авылларда
«Сәламәтлек – зур байлык», - ди халкым. Әлеге әйтемнең әһәмиятен исәпкә алып, җитәкчелегебез «Мобиль поликлиника» проектын гамәлгә ашыра.
Күчмә поликлиникада бөтен кирәкле нәрсә: регистратура, функциональ диагностика кабинеты, табиб кабинетлары бар. Модуль ел әйләнәсе, теләсә нинди һава шартларында эшләрлек итеп проектланган. Күчмә медицина комплексы табибларны йөртү өчен микроавтобус белән дә тәэмин ителгән.
Заманча җиһазландырылган поликлиникада график нигезендә кардиолог, невролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог, эндокринолог, ревматолог, гастроэнтеролог кабул итә, хәтта УЗИ да узарга мөмкинлек булдырылган. Пациентлардан анализлар алу да каралган. Күчмә поликлиника табиблары барысы да республика клиник хастаханәсеннән. Табибларның һәр эш көне иртәнге сәгать 9 да башланып, соңгы пациентны кабул иткәч кенә төгәлләнә.
Яңа Арышка күчмә поликлиника килгәнче авылыбыз фельдшеры Ләйлә Сафина халык очрашып, борчыган мәсьәләләре хакында нинди белгеч белән киңәшләшергә кирәклеген аңлатты. Аның белән берлектә, бу көннәрдә авыл халкына Күки, Керәшен Казысы, Иске Арыш, Солтан, Балыклы Чүкәй авылларыннан фельдшерлар да ярдәм итәләр.
– Шикәр диабеты, гипертония, йөрәк чирләре белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Һәркемне җентекләп карыйбыз, кемгәдер яңадан тикшерү үтәргә, икенчеләргә районда табиб күзәтүе астында булырга, кайберәүләргә хастаханәдә ятып дәваланырга тәкъдим итәбез, – ди Ләйлә Сафина.
Көн саен һәр белгечкә 20 гә якын кешегә медицина тикшерүе узу мөмкинлеге бирелде.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа