Редакциягә трамвай белән барганда, бер тукталышка җиткәндә, зур баннерда инде баласы туарга әзер корсагын күрсәткән әни фотосурәте, янында 5 яшьләр тирәсендәге кызының куллары кендек тирәсенә төбәлгән. Үткән саен сорау туа: бу нинди максаттан эшләнгән?
"Яңарыш"ның 38нче санында "Кияүгә чыктым әле" дигән язма һәм өлешчә кайтавазлар да шуңа охшаш эчтәлектә. Ләкин урыс әйтмешли "около да вокруг". Теге рекламаны күргәч, бала: "Әни, бу апаның эчендә бәби бармы?" - дип сораячак. Аннан сораулар яңгыры явачак: "Мин дә шулай синең эчеңдә яттыммы? Ә ничек анда кердем? Ә ничек чыктым?" Күп әниләр: "Аптыратма әле, үскәч белерсең", - дип кенә җавап бирәләр һәм үзләре үк балада кызыксыну тудыралар. Интернет, телевидение заманында үскән сабый "Сине ләкләк алып килде, кәбестә арасыннан алдык", - дигән әкияткә ышанмый инде, күп нәрсә күз алларында бит. Шуңа күрә белгечләр балага уйдырмалар чыгарып җавап бирмәскә киңәш итә. Ата-ана дөресен сөйләмәсә, җавапны читтән эзләячәк.
Педучилищеда укыганда, безне җиткән кызларны, әңгәмәгә чакырдылар. Ә иң көтелмәгәне, иң кызыгы һәм бераз шүрләтә, кызарырга мәҗбүр иткәне иң сөекле, иң хөрмәтле педагогның бары безгә - кызларга гына оештырылган әхлакый тәрбиясе булды. Без үсеп киткәндәй булдык, кыз баланың җиткән кызга әйләнүен, аннан әни буласын, ә малай - ир-ат булачагын аңладык.
Ул вакытта сыйныф җитәкчесе дә тәрбия сәгатьләрендә шул теманы кабатлый, ялгыш юлга басмаска нинди юллар барлыгын аңлата иде, хәтта әти-әниләрне бу темага җыеп та сөйләшәләр иде. Ир әдәплелеге турында төпле итеп улыңны инандыру, кыз намусы турында ананың акыллы һәм таләпчән сүзе - иң төп тәрбия шул инде ул.
Психологлар баланы "тиеш түгел" сораулар биргәне өчен ачуланмаска, ә бу катлаулы сорауларны акрынлап кына аңлатырга киңәш итә. Шулай да иң мөһим сорау - кечкенә "нокта" әнинең эченә ничек кергән. Балага иң элек үзегезнең мәхәббәт тарихын сөйләгез - әти-әни очрашканнар, бер-берсен яратканнар, өйләнешкәннәр, диегез. Моны йорт кош-хайваннары мисалында аңлатырга була. "Әни, алар нишли?" - дигән сорауга аларның шулай яратышуын, аннан соң бәбиләре туачагын аңлатырга була. Нәни кошчыклар тугач, әни кошның ничек кайгыртуын, үзегезнең дә аны шулай яратуыгызны әйтегез.
"Минем дә балам булачакмы?" - дигән сорауга да җавабыгыз дөрес булсын: "Әлбәттә, тик зур үскәч кенә, башта берәр кыз (егет) белән танышырсыз, дуслашып, яратышырсыз, берегезне-берегезне сынагач, өйләнешерсез. Шуннан соң сезнең дә балаларыгыз булачак".
Нет комментариев