Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклап яшиләр бу ике бертуган

Районыбызда әдәп-әхлак, милли тәрбия, гореф-гадәтләр, мирасыбызга багышланган чаралар еш үткәрелә. Аларның үсеп килүче буын өчен дә тәрбияви әһәмияте зур.

Әлеге чараларда матур итеп милли киемнән килгән, башларына ак яулыкларын җәеп япкан ханымнарга игьтибар итәм. Зәвыклылык, ихласлык, зиннәтлелек бөркелеп тора үзләреннән. Алар арасында районыбызның Олы Елга авылыннан Галиулла абый кызлары - бертуган Дания Хөснетдинова һәм Галия Камалованы аерым әйтеп үтәсем килә. Һәр чараның актив катнашучылары, үрнәк шәхесләребез алар.

Газета битләрендә дөнья күргән мәкаләләремнең геройлары һәркайсы олы тормыш юлы үткән кешеләр. Дания белән Галия ханымнар да шундыйлардан. Бергә аларның хатирәләрен барладык.

Әтиләре яшьли ятим кала аларның. Армия яшенә җиткәч, хезмәткә китә. Армиядә вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. Әлбәттә, ул да беренчеләрдән булып сугышка керә. Сугыштан кайткач өйләнә. «Әни белән безне 6 баланы тәрбияләп үстерделәр. Әтиебез бик эшчән иде. Итек басты, өй салды, бәрәңге утыртып, аннан аны сата иде. Акча булмаган ул заманда безнең өчен бик тырышып яшәде. Кызганыч, сугыш вакытындагы авырлыклар аның саулыгына да тәэсир итте, ул безнең арадан иртә китеп барды» - дип хөрмәт белән әтисен искә ала Дания ханым.

Мин тыңлыйм, Дания ханым иң якыннары турында сөйләвен дәвам иттерә: «Әнинең яшьлеге шулай ук авыр сугыш елларына туры килгән: көлтә бәйли, урак ура, кыш көне урманга барып, урман кисеп, юан-юан агачларны аударып сал ясыйлар, көймәне дә йөрткәннәр, моторист булып эшләгән. Шулай итеп әни сугыш елларында бик авыр хезмәттә булган. Кияүгә чыгып бала да таба алмабыз инде, дип борчылганнар алар иптәш кызлары белән. Сугыш беткәч, ул әтигә кияүгә чыга, тормышларына ямь өстәп Алланың рәхмәте бер-бер артлы 6 бала дөньяга килә. Иң олысы мин булам. Тормышта әни бик уңган иде: эрләде, бәйләде, бөтенебезгә күлмәкләр тегеп кидерде. Туралар кайнатып, базарга алып барып сата иде. Барыбызны да тигез итеп киендереп, тырышып яшәде. 8 класс тәмамлагач мин Казанга төзүчеләр училищесына укырга кердем. Укуны тәмамлагач эшләдем, аннан кияүгә чыктым. Ике балабыз туды. Икесе дә югары белем алдылар, Аллага шөкер, тәртиплеләр. Мин үзем фермада, үлчәүдә, амбарда да хезмәт куйдым. Ахырда пенсиягә чыкканчы 25 ел фермада склад мөдире булып эшләдем. Бүгенге көнгә кадәр хәрәкәттә -бәрәкәт, дигән фикерне алга куеп яшим. Сеңлем Галия исә, шулай ук гаиләле, ике бала тәрбияләп үстерделәр. Ул да гомер буе хезмәттә булды – хисапчы булып эшләде. Бергә-бергә аңлашып тормыш итәбез» - ди Дания ханым.    

Тормышта күпне күргән Дания ханым. Яшьли тормыш иптәше мәрхүм була, өй сала, ул өе яна, кабат колхоз җитәкчеләре, авылдашлары ярдәме белән йорт торгыза, ике баланы ялгызы тырышып үстерә, тәрбияли.

Бүгенге көндә бертуган сеңлесе Галия ханым белән дус-тату, бердәмлектә, аңлашып яшиләр. Икәү бергә Олы Елга авылы мәдәният йортында, мәктәбендә, китапханәдә, район дәрәҗәсендә үткәрелгән барлык чараларда да актив катнашалар. Яңа гына булып үткән «Бистә шәле» III республика хатын-кызлар һөнәрчелек фестиваленең «Җеп эрләү» бәйгесендә беренче урынны алды Дания ханым.

Милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклап, башкаларга да аларның мөһимлеген аңлатып яшиләр бу ике бертуган ханымнар.

Тормыш кыйммәтләрен яшьләргә үрнәк итеп күрсәтүләре, актив булулары, эшләгән тырышлыклары, иҗтимагый эшчәнлекләре өчен Дания һәм Галия ханымнарга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, аларга озын гомер, имин тормыш, якыннары янәшәсендә кадер-хөрмәттә яшәүләрен теләп калабыз.

Иделия Мәхмүтова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса