Махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә ярдәм итү ел әйләнәсе дәвам итә
Бу эшкә һәркем теләп алына.
Кемнәрдер шәмнәр ясый, җылы оекбашлар бәйли, коры ашлар әзерли, маскировкалы сеткалар үрә.
Шушы көннәрдә без, Яңа Арыш авылы мәдәният йортында, андагы ир-егетләргә җибәрү өчен өй токмачы кисү өмәсе оештырдык. Өмәгә авылыбызның уңган, булган, ярдәмчел, киң күңелле хуҗабикәләре җыелды. Ике көн дәвамында алар бөтен тырышлыкларын куеп, күңел җылыларын салып, изге теләкләр тели- тели 230 йомыркага токмач кистеләр. Күмәк көч тау күчерә, диләр, чыннан да, шулай икән.
Токмачларны киптереп, тартмаларга салып, матур изге теләкләребезне җиткереп, хатлар да юлладык.
Әлеге изге эштә үз өлешен керткән барлык авылдашларыбызга рәхмәтебезне җиткерәбез.
Хәрби хәрәкәттәге барлык егетләребезнең, җиңү яулап, исән-сау кайтуларын теләп калабыз.
Гөлүзә Ситдыйкова, Яңа Арыш мәдәният йорты җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа