Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Масловка авылында гаиләләрне бүләкләү тантанасы булды

12 мартта, «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында, шулай ук «Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә» җирле партия проекты кысаларында Масловка авылында гаиләләрне бүләкләү тантанасы булды.

Тантанага берничә дистә ел бергә яшәгән гаиләләр чакырылган иделәр. Бәйрәмчә бизәлгән залга бер-бер артлы әлеге авылда 45 һәм 50 ел гомер кичерүче парлар Гөлсинә белән Зиннур Шаһивәлиевлар, Дания белән Равил Гатиятуллиннар, Гөлсинә белән Зөлфәт Хаҗиевләр, Анна белән Николай Федоровлар үттеләр. Аларның күбесе биредә танышып гаилә корганнар һәм совхоз производствосында  мактаулы хезмәт куйганнар. Алар озак еллар дәвамында мәхәббәтләрен саклап, бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп, балаларын үстереп, аларда гаилә кыйммәтләре тәрбияли  алганнар. Бу гаиләләр адресына җылы һәм ихлас котлау сүзләре, матур җырлар һәм көчле алкышлар яңгырады.
   Әлеге ветераннар белән үзе дә тәүге хезмәт юлын шушы совхозда башлаган авыл җирлеге башлыгы Анатолий Егоров  парларның һәркайсын мактап телгә алды һәм куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.  
 Муниципаль район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова үзенең чыгышында мондый әһәмиятле чараның районыбызда инде 2002 елдан бирле үткәрелүен әйтте.
 - Сезнең гаилә җылысын саклый белүегез һәм матур  гомер кичерүегез бүген беренче чиратта биредә утыручы  укучылар өчен әһәмиятле. Алар сездән үрнәк алырлар, бер дигән алмаш булырлар дип ышанасы килә, -дип үзенең изге теләкләрен җиткерде.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Галим Аман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса