Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәскәү — Казан түләүле юлы буенча йөрү бәясе үзгәрә

2026 елның 1 мартыннан «Автодор» дәүләт компаниясе М-12 «Восток» (Мәскәү — Казан) түләүле юлы буенча йөрү бәясен үзгәртә.

Яңа тарифлар дүшәмбе, 2 марттан эшли башлаячак.
Компаниядә хәбәр итүләренчә, хәзер җиңел автомобильләр өчен магистральнең бөтен озынлыгы буенча йөрү 5 250 сум тәшкил итәчәк. Элегрәк бу категория транспорт өчен юл бәясе 4 825 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән иде. Шул рәвешле, бәя 425 сумга арткан.
Йөк транспорты хуҗалары өчен дә юл бәясе артачак һәм 11 783 сум тәшкил итәчәк. Компания билгеләп үткәнчә, яңа бәяләр ял һәм эш көннәре өчен бердәм булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса