Людмила Павлова: "Яраткан эшең булу үзе бер бәхет."
Ел ярым элек Александра Михайловна Кузнецова инсульт кичерә.
Уралда яшәүче кызы үтенече буенча ул социаль хезмәт күрсәтү ала башлый. Медицина һәм социаль хезмәткәрләрнең уртак графигы төзелә. Үз вакытында дәваланып, дөрес итеп оештырылган тәрбия нәтиҗәсендә, ул үзенең югалган функцияләрен кайтаруга ирешә: өйдә йөри, азык әзерли, өйләрен җыештыра башлый.
Александра Михайловна социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты белән канәгать. Социаль хезмәткәр Людмила Павловага җылы мөнәсәбәте һәм кайгыртучанлыгы өчен бик рәхмәтле.
Людмила Викторовна инде күп еллар социаль хезмәткәр булып эшли. Балык Бистәсендә һәм үзе яшәгән Дон-Урай авылында яшәүче унбер ялгыз кешене карый.
- Александра Михайловнаны мин авырый башлагач карый башладым. Ул вакытта авыр сөйләшә, урын өстендә ята иде. Мин аңа дарулар, азык-төлек сатып алдым, коммуналь хезмәтләр өчен түләдем. Хәзер ул ходунки ярдәмендә хәрәкәт итә. Ашарга мөстәкыйль әзерли. Дөрес мин аңа ашамлыкларны юылган һәм чистартылган килеш калдырам, - ди ул.
Өлкән һәм авыру кешеләрне карау җиңел эш түгел. Чөнки һәркемнең үз холкы бар, еш кына алар күңелсез һәм үпкәләүчән була. Сез ничек уртак тел таба аласыз?
- Минем өчен бу гадәти эшкә әверелде. Холкым йомшак, беркайчан да тавыш күтәрмим, тыныч. Эшем ошый. Минем тарафтан тәрбия алучылар эшемнән канәгать, башкалар да үзләрен миңа беркетүләрен сорыйлар, - ди социаль хезмәткәр.
Бу хезмәтне башкару һәркемгә дә бирелмәгән. Ә Людмила Викторовна аны күңел җылысын биреп башкара. Яраткан эшең булу үзе бер бәхет.
Таңсылу Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia