Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Логос» җәмгыятендә көзге рапс җыю башланды

Хуҗалык кыр эшләренә быел яңа сатып алган ашлык җыю комбайннары белән кереште.

Вакыт бик тиз, сизелми үтә шул. Күптән түгел генә игенчеләр чәчү кампаниясен уздырган булсалар, чәчүлекләрнең торышын игътибар белән күзәтеп барсалар, бүген инде беренче уңышны җыеп алырга да вакыт килеп җиткән.

Урып-җыю кампаниясе башлану авыл хуҗалыгы сезонының иң җаваплы этапларыннан берсе, башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе шуннан тора. Заман таләпләренә туры килә торган техниканы куллану урып-җыюны сыйфатлы, оптималь срокларда һәм уңышны минималь югалтулар белән башкарырга мөмкинлек бирә.

Быелгы урып-җыю эшләре дә өзеклексез һәм һава торышы начар булмавын теләп, уракта катнашучыларның һәрберсенә имин эш, күтәренке кәеф һәм урып-җыю кампаниясенең уңышлы тәмамлануын теләп калабыз!

Гульчачак Газизова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса