Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әлфира Хәсәнова :"Һәр хезмәтнең үз нечкәлекләре, үз авырлыклары була."

Яхшылык булсын атыгыз,  Кеше булсын затыгыз. Халык мәкале.

Тормыш язы яшькелт, гомер көзе алтынсу төсле була, диләр. Әйе, хак икән, ул бик тә ямьле, бик бай, җимешләре татлы, үтә тәмле икән, ләбаса!

Шәфкать туташы Әлфира Газиз кызы Хәсәнова турында язу теләге тугач, нәкъ менә шул уйлар хәтер юлларында тибрәлде.

Шәфкать туташы... Исеменннән үк күренеп торуынча, бу һөнәр ияләренең эше иң тәүге чиратта шәфкатьлелеккә корылган. Күңелеңдә мәрхәмәтлелеккә, миһербанлылыкка, изгелеккә урын булмаса, әлеге өлкәдә эшләве гаять авыр икәнлеге көн кебек ачык. Җитмәсә, язмабыз герое – Балык Бистәсе үзәк дәваханәсенең поликлиникасы шәфкать туташы Әлфира Хәсәнованыкы сыман көндәлек эшен куркыныч коронавирус авыруы белән аяусыз көрәш шартларына бәйле булганда, җаваплылык икеләтә арта. Тәберде Чаллысы авылында ишле гаиләдә бишенгче бала булып дөньяга килгән Әлфираны әти-әнисе олы кызлары Әминә сымак авыруларны сәламәтләндерүче, гомерләрен озайтучы итеп күрергә телиләр. 1977 елда 8нче сыйныфны бетергән зифа буйлы сылукайның да үз хыялы нәкъ менә шундый була. Казан дәүләт медицина институтында укып табиб һөнәрен үзләштергән Әминә апасы юлыннан китеп, Казан медицина училищесына укырга керә. Аны бик яхшы тәмамлап Котлы Бөкәш дәваханәсенә шәфкать туташы булып эшкә урнаша. 1988нче ел аның тормышына матур үзгәрешләр килә. Инде эшен Балык Бистәсе үзәк дәваханәсендә гомуми-гамәли дәвалау бүлегендә тәҗрибәле табибә Илсөяр ханым Җамалиева белән бергәләп эшли башлый. Аның белән бүгенгә кадәр кулга-кул тотынып иҗтиһат итәләр. Үз эшләренең чын осталары булып танылган белгечләргә әвереләләр. Өлкән коллегаларыннан бик күпкә өйрәнә яшь белгеч. Соңгы 40 ел эчендә райондагы иң тәҗрибәле, мәртәбәле табибларның берсе Татарстанның атказанган врачы Р.Ф.Гаязов сүзләренчә: “Әлфира Хәсәнова сәламәтлек саклау өлкәсендә үз һөнәренә нык бирелгән, эшем эш булсын дип җан атып йөрүче белгеч. Аның тәҗрибәсе бүгенге яшь белгечләребез өчен аеруча кирәк”.

Шәфкать туташларының эше нидән гыйбарәт соң? Әлеге эштә, бер сүз белән әйткәндә, тавык чүпләп тә бетереп булмый торган, дип дип шәрехләргә булыр иде. Беренчедән, ул табибның уң кулы, алмаштыргысыз ярдәмчесе, кан басымын, авырлыкны, буйны үлчәү дә, бетмәс-төкәнмәс кәгазь тутыру да, шуның өстенә компьютерга кылган гамәлләреңне урнаштыру да аның өстендә. Участок шәфкать туташы буларак, авылдан-авылга, өйдән-өйгә йөреп авыруларны дәвалау, аларны күзәтү астына алу да аның вазыйфалары. Шулай ук йөкле хатыннарны да, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне дә күз уңыннан ычкындырасы түгел.

Биш бала тәрбияләп үстергән Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары Газиз абый белән Хөснелбәнат апа да озак һәм матур яшәделәр. Биш баласы яннарыннан дистә еллар буе биш минутка да кырыйга китмәделәр. Һәрберсе дә югары белем алып, җаваплы урыннарда эшләсәләр дә, ата-ана фатыйхасына ия булу иң беренче шарт булуына инандылар.

Балык Бистәсе районының, үзәк район дәваханәсенең, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булган шәфкать туташының бер канаты эш булса, икенче канаты, һичсүзсез, аның гаиләсе – тормыш иптәше Рамил, улы Марат, кызы Лилия, ике оныклары бар. Әниләренең тынгысыз эшен күреп үскән балалар медицина өлкәсенә китәргә теләмәгән. Лилия Казан химия-технология институтын тәмамлый, үз гаиләсе белән ике малай тәрбияләп үстерәләр , Марат Казан энергетика университетын тәмамлаган.

-Һәр хезмәтнең үз нечкәлекләре, үз авырлыклары була инде. Мәсәлән, элек әти-әниләр прививка ясатуны һичсүзсез кирәк дип тапса, хәзер инде ун тапкыр ялынырга кирәк. Коронавируска каршы көрәш чарасы буларак вакцинаның кирәклеген һәрдаим тукып торсак та, халыкны ышандыру, вакцинациядән башка әлеге зәхмәтле чирне җиңү мөмкин түгеллегенә ышандыру бүгенгә авыррак бара, - дип үзен борчыган сорауларга да җавап эзли Әлфира ханым.

Хактан да, гомер агышыннан эзләр калса, Әлфира Газиз кызының да 40 елга сузылган хезмәт юлы да эссез югалмады. Гаилә бәхетен тоеп, балаларының, оныкларының шат авазларына сөенеп, аның кулларыннан дәва алган райондашларның рәхмәтен ишетеп, матур елмаюларына сөенеп яшәгән көне бүген Әлфира ханымның.

Рамазан Кәбиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса