Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ләйлә Сафина: “Балачак хыялым тормышка ашты”

Яңа Арыш авылында озак еллар буена фельдшер булып эшләгән, үзен тирән белемле, тәҗрибәле медицина хезмәткәре итеп таныткан Миләүшә Мөхәммәтрәхимова лаеклы ялга китәргә җыенгач, күпләр куркуга төште.

 Авылыбыз зур, авыручылар да юк түгел. Өлкән яшьтәгеләр дә күп, хроник чирлеләр дә җитәрлек. «Миләүшәбезне кемнәр генә алыштырыр икән?», «Кемнәр безне дәвалар икән?» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде ул вакытта. Ярый ла аның урынына яхшы белгеч килсә...

Алдан ук хафалануыбыз юкка булып чыкты: яшь кызыбыз Ләйлә Сафина авыл фельдшеры булып куйды.  Ул гади колхозчы гаиләсендә туа, мәктәптән соң Казан медицина училищесын тәмамлый. Хезмәт юлын башкалабыздагы республика клиник психиатрия хастаханәсендә шәфкать туташы буларак башлый.

– Хастаханәдә ир-атлар бүлегендә эшләргә туры килде. Табиблар белән дус-тату эшләдек. Медицина приборларын стерильләштерә идем, пациентларга уколлар, системалар салдым, төрле процедуралар үткәрүдә катнаштым. Анда дүрт ел эшләгәннән соң  авылга кайттым, – дип башлады ул сүзен.

Әйе, туган ягы аны үзенә тарта. Бу хезмәте аның балачак хыялы булган.

– Минем өчен башка һөнәр юк иде. Балачактан ук минем изге күңелле, ярдәмчел Миләүшә апага охшыйсым килде, ул һәр кеше күңеленә ачкыч таба белде, тыныч кына тыңлап, кәефне  күтәрә белә иде. Нәкъ менә шуңа күрә шәфкать туташы һөнәрен сайладым, – ди Ләйлә.

Авыл медикларын юкка гына табибларга тиңләмиләр. Авылда югары кан басымы, йөрәк чирле кешеләр дә бихисап. Җитмәсә, дөньяда яңа афәт – коронавирус дигән йогышлы авыру килеп чыкты. Аның яшен тизлеге белән таралуы кешеләрне шок хәленә китерде. Бу сынау, беренче чиратта, авыл фельдшеры Ләйлә җилкәсенә дә төште. Вирус котырган чагында авыру янына бару үзе бер батырлык бит ул.

Ләйләнең ялы да юк аның. Бүгенге көндә ул 520 кешегә медицина ярдәме күрсәтә. Чир, сорап тормыйча, ял көннәрендә дә, төннәрен дә «эштә». Арып кайтканнан соң, яшь кешенең төнлә йоклыйсы да киләдер, әмма түзә ул, сынатмый, авырсынмый. Әле ярый тормыш иптәше Айрат бар. Һава торышы нинди булуга карамастан, пычрак яки кар күмеп киткән чормы, чатнама суык яисә эссеме – Ләйлә Айратын ияртеп авырулары янына ашыга. Шулай ук йөкле әниләр һәм яңа туган балалар да аның күзәтүендә. Кыскасы, эш җитәрлек.

Әле аның эше чирлеләр янына бару белән генә чикләнми бит. Медпунктка уколга йөрүчеләр дә күп. Тагын без белмәгән бихисап бик күп төрле эшләре, хисаплары бар. Район сырхауханәсенә барыр алдыннан авыл халкы башта фельдшерга мөрәҗәгать итә. Үз эшен яратып, намуслы башкарганы өчен аны барыбыз да хөрмәтли.

Ләйлә Сафина турында авылдашларыбыздан гел җылы сүзләр генә ишетергә мөмкин. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану буенча киңәшләрен дә бирә ул. Авылда фельдшер булып эшләү бер дә җиңел түгел. Бу хезмәт түземлек, кеше кайгысына, авыртуына битараф булмауны таләп итә. Авыруны җылы сүзең белән дә дәваларга кирәк бит.

– Язмышымны бу һөнәр белән бәйләвемә шатланып бетә алмыйм. Ничек кенә авыр булса да, эшемне бик яратам,– ди яшь белгеч.

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Рәзилә Мөхәммәтрәхива.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса