Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Кызыл Йолдыз урманчылыгы” коллективы киңәшмәсе

Атнаның беренче көнендә район хакимиятенең утырышлар залында Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов җитәкчелегендә киңәшмә үткәрелде.

Анда “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” коллективының 2024 елгы эшчәнлеге һәм агымдагы елга куйган бурычлары турында чыгышлар тыңланылды. 
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” җитәкче-урманчысы Нияз Тәҗмиев, “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” директоры  Альберт Закиров, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының профсоюз комитеты рәисе, урман торгызу буенча инженеры Иван Большаковның урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре хакындагы чыгышларын залдагылар зур игътибар белән тыңладылар. 
Фикер алышуда Балык Бистәсе янгын-коткару гарнизоны начальнигы Альмир Шәфигуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса