Ринат Гыйниятуллин: «ОРВИ бик тиз тарала, ә авыру кешедән чир беренче көннәрдән үк йогарга мөмкин»
Грипп һәм ОРВИ вакытында ничек дөрес дәваланырга? Шул турыда район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Ринат Рафыйк улы Гыйниятуллин белән булган әңгәмәдәге киңәшләрне җиткерәбез.
— Ринат Рафыйкович, кышкы сезон башлану белән грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта. Бу ни дәрәҗәдә куркыныч?
– Теләсә нинди кискен респиратор вирус инфекциясенең җиңел һәм катлаулы формада үтүе мөмкин. Күпчелек кешеләрдә ОРВИ чагыштырмача җиңел уза һәм махсус дәвалау таләп итми. Әмма өлкән яшьтәге кешеләр, йөкле хатын- кызлар, кечкенә балалар, шулай ук хроник авырулар - йөрәк-кан тамырлары, шикәр чире булган кешеләр өчен мондый инфекцияләр җитди куркыныч тудырырга мөмкин.
– Әгәр кеше үзен начар хис итсә, иң беренче булып нинди чаралар күрергә кирәк?
– Беренче чиратта өйдә калырга кирәк. Өй режимы тизрәк терелү өчен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрне авырулардан саклау өчен дә мөһим. ОРВИ бик тиз тарала, ә авыру кешедән чир беренче көннәрдән үк йогарга мөмкин.
– Вируслы инфекциянең нинди билгеләре бар?
– Бу вакытта температура күтәрелергә, тән авыртуы, баш авырту, йөткерү, тамак авырту, томау, кайвакыт косу, эч китүе күзәтелүе ихтимал. Әгәр бала авырый икән, аны шулай ук өйдә калдырырга кирәк, хәтта җиңел симптомнар булганда да ул инфекция чыганагы була.
– Авыру вакытында тагын нәрсәдән саклану мөһим?
– Кешеләр күпләп җыела торган урыннардан һәм җәмәгать транспортында йөрүдән качарга кирәк. Хәтта өйдә дә кулларны даими рәвештә сабын белән юарга, еш кагыла торган өслекләрне сөртергә, мөмкин булганча аерым бүлмәдә изоляцияләнү мөһим. Якыннарыңа йоктыру куркынычын киметү өчен йөткергәндә яки төчкергәндә үзең белән салфетка алырга кирәк.
–ОРВИ вакытында ял итүнең әһәмияте ничек?
– Ял белән бергә урын-җирдә ятып дәвалану режимы төп рольне уйный. Йокы организмга инфекцияне тизрәк җиңәргә ярдәм итә һәм катлаулану куркынычын киметә. Гадәттә ОРВИ симптомнары 5-7 көн эчендә уза, әмма организм көчсезрәк булган очракта бераз озаграк вакытка сузылырга мөмкин - бу нормаль күренеш.
– Туклану һәм су эчү режимы буенча сез нәрсә тәкъдим итәсез?
– Суны, җылы чәйне, компотларны, морсларны күбрәк эчүнең әһәмияте бик зур. Бу организмдагы сусызлануны булдырмаска ярдәм итә һәм лайланы чыгаруны җиңеләйтә. Туклану җиңел, әмма ул җитәрлек булырга тиеш. Аппетит кимегәндә дә ашауны калдырмаска кирәк. С витаминына бигрәк тә бай җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр: цитруслылар, алма, карлыган, сырганак, кәбестә, яшелчәләр файдалы. Алкоголь, татлы газлы эчемлекләр һәм кофеинны кулланмау яхшырак.
– Авыру вакытында һаваны дымландыру ярдәм итәме?
–Әйе, коры һавада дымландыргыч кулланырга киңәш ителә. Ул лайлалы тышчаларның ярсуын киметергә ярдәм итә. Микробларның үрчүенә юл куймас өчен, приборның чисталыгын күзәтергә һәм аны даими рәвештә чистартырга кирәк.
–Нинди очракларда һичшиксез табибка мөрәҗәгать итү мөһим?
– Әгәр кешедә хроник авырулар булса яки хәле начарайса, тиз арада хастаханәгә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күп кенә ОРВИларны өйдә дәваларга мөмкин булуга карамастан, куркыныч төркемендә булганда, табиб консультациясе мәҗбүри.
– Әңгәмә ахырында районыбыз халкына нәрсә әйтергә теләр идегез?
– Үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез, организмыгызны тыңлагыз һәм кирәк булганда үз вакытында белгечләргә мөрәҗәгать итегез. Бу катлаулануларны булдырмаска һәм тизрәк тернәкләнергә ярдәм итәчәк.
Автор Гөлчәчәк Газизова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia