Кыш Бабай белән Кар Кызы балалар күңеленә хуш килделәр
Балалар иҗат үзәге коллективы (директор Рәйхана Иминова) балаларны һәр елны күңелле Чыршы бәйрәме белән сөендерә.
Әнә бүген дә район үзәк мәйданында нинди күңелле чара оештырды алар! Балалары белән бергә әти-әниләре, әби-бабайлары да уеннарада актив катнашты. Чыршы бәйрәмен оста алып барган Кыш Бабай (Рамил Имамов) һәм Кар Кызы балалар күңеленә хуш килделәр, сәхнәгә чакырып актив катначучыларга бүләкләр дә тараттылар.
Бәйрәмнән фоторепортаж.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia