Күренекле галим-археолог вафат булган
Күренекле галим-археолог, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясе Археология институтының урта гасырлар археологиясе бүлеге баш фәнни хезмәткәре Фаяз Хуҗин вафат булган.
Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хәбәр итә.
Ул Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Идел буендагы урта гасыр шәһәрләре һәм Татарстанның археологик мирасын өйрәнүгә зур өлеш кертә.
Фаяз Хуҗин киң аудиториягә Татарстанның тарихи-мәдәни мирасының әһәмиятен яхшырак аңларга ярдәм итте.
Ул безнең йөрәкләрдә зур галим, үз эшенә ихлас күңелдән бирелгән кеше булып калачак. Туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең, укучыларының кайгысын уртаклашабыз, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia