Күки авылында яшәүче тыл ветераны 99 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды
«Гомер юлын кичкәндә ниләр генә күрмәгәндер ул», дибез, сугыш һәм тыл ветераннары турында.
Әйе, тормыш авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән, бүген дә шул истәлекләр белән яшәүче буын алар. Күки авылының хөрмәтле ак әбисе Диләфрүз апа да шуларның берсе.
Сугыш чорында хат ташучы булып эшләгән ул, шул елларда гаиләләрнең шатлык-кайгыларын да йөрәге аша үткәргән. Соңыннан колхозны, хуҗалыкны күтәрүдә көнне төнгә ялгап хезмәт куйган тыл ветераны бүген гасыр кичә - йөзенче яшен ваклый.
Диләфрүз әби Мостафинаны 99 яшьлеге белән котларга Күки авыл җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов, мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфинә Сәлахиева, китапханәче Гөлназ Заһидуллина килделәр һәм йөзьяшәр әбигә изге теләкләрен җиткерделәр.
Дүрт балага гомер биргән, хәзергесе вакытта авылда улы һәм килене тәрбиясендә яшәүче Диләфрүз әби тормышыннан бик канәгать.
Җитәкчелекнең матур теләкләренә кушылып без дә аңа саулык, бәрәкәтле гомер телибез. Авылның ак әбисе булып шатлык-куанычларда яшәргә насыйп булсын сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа