Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көзнең бар матурлыгын урманнарыбыз үзенә җыйган диярсең

Быелгы көз тәмам күпләрне үзенә гашыйк итте дә куйды.

Һәр көнне диярлек килеп пыскып явып торган яңгыры, җәйге матурлыкны бозып төшкән каты кыраулары да булмады.

Ә көзнең бар матурлыгын урманнарыбыз үзенә җыйган диярсең. Сап-сары яфраклар белән бизәлгән, урыны-урыны белән чит-читләре яшькелт мүк белән каймаланган сукмактан атлаганда үзеңне урман алиһәсе - урман сылукае, урман егете итеп тоясың. Монда әче җил дә исми, ул сабыен башыннан сыйпап йоклаткан ана кебек, агач башларына кагылып үтә дә сак кына тирбәтеп, йомшак яфракларны аяк астына китереп сала. Әнә шулай ул табигатьне  кышкы йокыга әзерли.

Чатнама суыкларда туңа күрмәгез, барыбызга да кышны исән-имин чыгарга язсын  диеп, барыбызга да изге теләкләрен җиткергәндәй итә. Тыштан караганда тын гына торса да, без әнә шушы яфракларның бер-берсе белән серләшкәндәй җилфер-җилфер итеп тавыш чыгарып җиргә коелуларын да ачык итеп ишетәбез хәтта. Күкрәк тутырып салкынча саф урман һавасын сулыйбыз. Зиһеннәребез яктырып, ачылып киткәндәй була, тәннән рәхәт калтырану үтә. Мизгел белән мизгел алышынганда гына шулай буладыр ул. Чигәләр алсулана, кәефләр күтәрелеп киткәндәй була, үзеңнән-үзең сөенеп елмаясың...

Рамазан Кәбиров

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса