Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Коточкыч янгын: ике гаилә бер мизгелдә йортсыз калган

Кукмара районының Югары Арбаш авылында булган зур янгын ике гаиләне бөтен мөлкәтсез калдырды. Таҗмиевлар һәм Ярмөхәммәтовларның йортлары, хуҗалык корылмалары, техникасы һәм мал-туарлары ут эчендә юкка чыккан.

8 май көнне тыныч кына башланган авыл тормышын төштән соң чыккан янгын астын-өскә китерә. Ут Гөлфинур һәм Фәнил Таҗмиевларның хуҗалыгыннан башлана. Ул вакытта гаилә башлыгы эштә була, ә хуҗабикә мәктәптән кайтып кына кергән була. Көчле җил аркасында ялкын бик тиз тарала.

Имезүче сыер, бозау, бройлерлар — барысы да янып бетә. Хуҗабикә документларын да алып өлгермичә урамга чыгып котыла.

Берничә минут эчендә ут күршеләр — Ләлә һәм Фәрхәт Ярмөхәммәтовлар хуҗалыгына күчә. Сарайлар, мунча, гараж, йорт һәм техника көлгә әйләнә. Кышка әзерләп куелган терлекләр дә ут эчендә кала.

— Без бу йортны дүрт казык белән буш җирдән күтәрдек. Гомер буе җыйган байлык бер мизгелдә юк булды, — ди Фәрхәт Ярмөхәммәтов.

Янгын вакытында иң мөһиме кешеләргә зыян килмәгән.

Ут белән сак булыгыз!

 

 

 

https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/bergalap-iardam-itik-kukmara-raionynda-iangyn-keselarne-iortsyz-ham-mal-molkatsez-kaldyrdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса