Котлы Бөкәш табиблык амбулаториясендә медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да бар
Бүген без сезне күп еллар участок хастаханәсе, хәзерге көндә Котлы Бөкәш табиблык амбулаториясе эшчәнлеге белән таныштырырга булдык.
Районыбызның бу өлешендә яшәүчеләр авыруларны профилактикалау, сәламәтлек торышын тикшерү, диспансеризация узу, даруларга рецептлар алу өчен беренче чиратта нәкъ менә бирегә мөрәҗәгать итәләр.
Табиблык амбулаториясе бүген 1982 елда төзелгән ике катлы заманча бинада урнашкан. Биредә медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да бар. Процедура кабинеты, клиник-диагностика лабораториясе, физиотерапия кабинеты, «Ашыгыч ярдәм» бүлеге шундыйлардан санала. Хәер, һәр кабинетның үз функциясе.
Коллективта - 31 кеше эшли, шуларның 19 ы-медицина хезмәткәрләре, дүрт табигый газ белән җылыту операторы, дүрт машина йөртүче.
«Ашыгыч ярдәм» бүлегендә алты кеше хезмәт куя.
Коллектив белән шушы авылда туып үскән, 50 ел гомерен медицина өлкәсенә багышлаган тәҗрибәле табиб Рафаэль Юныс улы Сәлахиев җитәкчелек итә. Казан дәүләт медицина институтының стоматология факультетын тәмамлаганнан соң, ул Лениногорск районына җибәрелә, Бәкерда неврология һәм терапия юнәлешләре буенча табиб-ординатор булып эшли, стоматологияне дә ташламый. Өч ел эшләгәннән соң, әтисе - Бөек Ватан сугышы ветераны үтенече буенча туган ягына кайта һәм шуннан бирле кешеләргә хезмәт итә.
Гомуми практика табибы Госман Гомәр улы Әгъзәмов та Рафаэль Сәлахиев белән бер үк вакытта хезмәт эшчәнлеген башлап җибәргән.
- Мин монда инде билгеле бер эш тәҗрибәсе белән килдем. Районга килгәч, Корноухово участок больницасына җибәрделәр, аннары бирегә күчерделәр.
Таңсылу Минһаҗева
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа