Котлы Бөкәш мәктәбенең «3а» сыйныф укучылары Гаилә елы кысаларында фотоальбом төзеделәр
Гаилә – җылы учак ул. Һәрвакытта да кешегә кайтып сыенырлык нигез, тыныч почмак кирәк. Ни генә булмасын, кеше гаилә кочагында ял итә, рухи көч җыя. Тату, дус, бердәм гаиләләр генә ыру-нәселебезнең абруен арттыра, сәламәт тормыш нигезен тәшкил итә.
Буш вакытларында әлеге альбомны карап, бергәләп фикер алышалар, истәлекләрне барлый алар. Анда төрле чараларда катнашкан, өйдә әти-әниләренә булышкан гаилә фотолары урнаштырылган. Бу дусларына карата кадер-хөрмәт, ихтирамлык хисләре дә тәрбияли. «Укытучы – укучы – ата-ана». Менә шушы бәйләнешне истә тотып, сыйныфта күп кенә матур чаралар уздырыла. Алар укучының дөньяга карашын, шәхси сыйфатларын, ихтыяҗ-зәвыкларын формалаштыруда уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Шушы көннәрдә Котлы Бөкәш мәктәбенең 3а сыйныф укучылары белән үткән «Мөһим сөйләшүләр» («Разговоры о важном») дәресендә «Ныклы гаиләне ничек булдыру?» темасына бик матур, җылы аралашу булды.
Дәрескә әтиләр дә чакырылды. Анда Илназ Сабиров, Габделгазиз Төхвәтуллиннарның килүе һәм үзләренең чыгышларында матур гаилә төзү, аның җылысын саклап яшәүнең нинди зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләүләре укучылар күңеленә якты эз салды. Алар балаларга үз киңәшләрен җиткерделәр. Яхшы укуларын, әти-әниләре горурланырлык, җәмгыятькә файдалы булып үсүләрен теләделәр.
Үзара аңлашу, мавыктыргыч әңгәмә рәвешендә барган әлеге дәрес укучылар өчен бик тә файдалы булды. Күңелләрендә йөрткән сорауларга тормышчан җавап тапканнарына бик канәгать иде алар.
Алсу Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа