Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коррупцияне булдырмау өчен чаралар күрелә

Районыбызның коррупциягә каршы көрәш эшен кординацияләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышын муниципаль район башлыгы Радик Ислямов алып барды.

 

Утырыш эшендә иң элек район башлыгының коррупцияне булдырмау һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Хәлил Әсламов чыгыш ясады. Ул күбрәк комиссия тарафыннан чыгарылган карарларның үтәлешенә киң тукталды һәм аларның һәркайсын тирәнтен анализлады.
Билгеләнгән икенче мәсьәлә  буенча Урахча авыл җирлеге башлыгы Фидаил Гәрәев сүз алды.  Үз чыгышында ул Урахча авыл җирлеге башкарма комитеты-ның  хуҗалык-финанс мәсьәләләрен тикшерү барышында ачыкланган кайбер кимчелекләрне бетерү, җитешсезлекләрне киләчәктә булдырмау буенча күрелгән чараларга киң тукталды. Мондый күңелсез хәлләрне булдырмау хакында үз фикерләре белән уртаклашты.
Көн кадагына куелган икенче-өченче мәсьәләләр буенча Балык Бистәсе башкарма комитетының мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре  Илсур Садыйков белән Лилия Кәримуллина чыгышлары тыңланды. Алар икесе дә үз чыгышларында  күтәрелгән мөһим мәсьәләләр буенча күрелгән чараларны бәян иттеләр һәм кыскача гына алда торган бурычлары белән таныштырдылар.
Район яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы урынбасары Дарья Вильчинская да үз оешмаларында коррупцияне булдырмау ниятеннән күрелгән чаралар һәм күз уңында торган бурычлары белән таныштырып үтте.
 Барлык чыгышлар буенча да карарлар кабул ителде.

Галим Камал.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев