«Кол Шәриф» мәчете Корбан гаетенә кадәр вакытлыча ябылачак
Казан Кремлендәге «Кол Шәриф» мәчете Корбан гаетенә әзерлек һәм бәйрәм намазы уку сәбәпле, вакытлыча туристлар өчен ябылачак. Бу хакта «Казан Кремле» музей-заповедник матбугат хезмәте хәбәр итә
Чикләү 26 майда 18:00 сәгатьтән 27 майда 8:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Шул ук вакытта, 26 һәм 27 май көннәрендә Казан Кремленең барлык музейлары һәм күргәзмә заллары гадәттәгечә эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia