Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Көннәр якты булсын өчен әни кирәк »

 Әни булганда гына бала үзен бәхетле итеп тоя ала. Моның ачык мисалын без «Бәләкәч» балалар бакчасында булган бәйрәмдә дә күреп үттек.

Бәйрәм рухы залга таралды, сабыйлар беренче яз билгесен белгерткән, тал песиләре белән бию башкарып бәйрәмне ачып жибәрделәр. Табигать тә уянган икән бит әниемнең бәйрәменә дип уйлап куйды нәни Камил. Уянмаска мөмкин түгел, бу бит безнең әниләрнең, дәү әниләребезнең зур бәйрәме! Бик зарыгып көтте балалар бу көнне.

Матур җырлар, шигырьләр, биюләр әзерләделәр алар иң яраткан, кадерле кешеләренә. Шул ук вакытта алар дулкынландылар да - барып чыгар микән, бүләкне ясарга җитешербезме, әнием ошатырмы, дигән уйлар да булды.

Әмма борчылырга урын юк иде, бәйрәм чыннан да мавыктыргыч, күңелле узды. Төрле кызыклы уеннар уйналды, бер кеше дә читтә калмады.

Чыгарылыш төркеме өчен бу соңгы 8 март бәйрәме иде. Еллар сизелми үтә,  әле кайчан гына  беренче тапкыр бакчага килгән сабыйлар,  «Әни - иң беренче сүз», дигән моңсу җырларын безгә багышладылар.  Мәгънәле дә, шул ук вакытта моңсу да җыр иде ул.

Әлеге җырдан соң балалар үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Куна тактасын бизәп бер ягына матур чәчәк төшергән алар. Әниләрнең күп вакытлары аш бүлмәсендә үтә, күз алдында аларның сабыйлары ясаган бүләк бизәп торачак. Ә бу бала, әни өчен иң мөһиме.

Җыр да, бүләк тә әниләрнең күңелләренә хуш килде.

Шатлыктан күңеле тулган Алсу  Мөбәрәкшина барлык әниләр исеменнән тәрбиячеләргә җылы, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

                       

                          Алсу Хәбибуллина,

                       Гүзәлия Нәбиуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса