Күгәрчен мәдәният йорты директоры Васыйл Мөбәрәкшин: "Без әлеге чараны элеккеге елларны күңелләрдә яңарту максатыннан үткәрдек"
90 нчы еллар дискотекасы... Әнә шул исемдә кичә Күгәрчен мәдәният йортында җырлы-биюле тамаша булып узды.
Яшен-картын үзенә җыйган дискотека чынлап та 90 нчы еллар кичәсен хәтерләтте. "Без әлеге чараны элеккеге елларны күңелләрдә яңарту максатыннан үткәрдек", - ди мәдәният йорты директоры Васыйл Мөбәрәкшин. Кичәгә килгән, рәхәтләнеп күңел ачкан күгәрченлеләр 90 нчы еллар дискотекасын оештыручыларга чын йөрәктән рәхмәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia