Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күгәрчен авылы “Каенкай” балалар бакчасы конкурста катнашып  грантка ия булдылар

 Күгәрчен авылы “Каенкай” балалар бакчасына бүгенге көндә 13 бала йөри.

Алар барысы да татар милләтеннән. Икетеллелекне - татар һәм рус телләрен күздә тотып, без гамәли юнәлешкә корылган “Ике телем – ике канатым” проекты өстендә эшләп, республика күләмендә үткәрелә торган “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсында катнаштык һәм  хезмәтебез уңай бәяләнеп  грантка ия булдык.

Балалар бакчасында икенче телне өйрәтү  әлеге телне укытырга хокук  бирә торган  махсус квалификациягә ия педагоглар булуны  таләп итә. Бакчабызда балаларны рус теленә өйрәтү буенча җаваплы Фәния Фатыйхова иҗади эшләүче, тиешле  белемгә ия булган тәҗрибәле педагог. Бакчада педагоглар карамагында  билингваль төрдәге методик кулланмалар тупланмасы булу бик уңай һәм  ул һәрдаим тулыландырылып торыла.

Бакчада Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының  дәүләт  символлары һәм ике дәүләт җитәкчеләренең фотосурәтләре  урнаштырылган почмак, татар халкының милли киемнәре, борынгыдан килгән музыка уен кораллары, Татарстанда яшәүче халыкларның милли курчаклары, Мәскәү һәм Казан Кремльләрендәге төп башняларның һәм Сөембикә манарасының макетлары булдырылган.

Программаның барлык темалары буенча тәрбиячеләр тарафыннан эшләнгән лэпбуклар  кызыклы,  зәвык белән бизәлгәннәр, һәркем файдалана алырлык, вариатив. Педагоглар  үз белемнәрен күтәрү максатыннан,  тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә заманча технологияләр, инновацияләр куллануга багышланган  төрле форумнарда катнашалар, семинарларда  тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

Хәзер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балалар тарафыннан ике дәүләт телен уңышлы үзләштерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Балалар бакчасында эшләүче педагоглар  балаларны  телгә уен  рәвешендә өйрәтү буенча күпкырлы эш алып баралар. Әгәр элек телләрне укытуда академиклык, теория өстенлек итсә, хәзер ул практикага, мультимедиага ориентлашу, уеннар, әкиятләр, мультфильмнар ярдәмендә укыту юнәлешендә бара. Ягъни хәзер балалар уйнап өйрәнә. Сюжетлы-рольле уеннар дөньяны танып белүгә зур мөмкинлек бирә. Бакчабызда әлеге   уен почмаклары  УМК га туры килә торган зарури җиһазлар һәм атрибутлар белән җиһазландырылган. Аларны балалар бик теләп уйныйлар.

Аерым әһәмият телне өйрәнүгә генә түгел, балаларны халыкларның  мәдәниятенә, гореф-гадәт, йолаларына  җәлеп итүгә, фольклор белән таныштыруга юнәлтелә. Бакчабызда “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Каз өмәсе”, “Сабантуй”, гомумхалык бәйрәме “Яңа ел”, “Халыклар бердәмлеге көне”, рус халкының “Май чабу”, ”Раштуа”, христианнарның төп дини бәйрәме “Пасха“ (Олы көн)  бәйрәмнәре билгеләп үтелә.

Театральләштерелгән эшчәнлек тә балалар өчен кызыклы  шөгыль булып тора. Балалар бик теләп рольләргә бүленеп рус, татар  әкиятләрен сәхнәләштерәләр,  иҗат җимешләрен  мәктәп укучыларына, әти-әниләргә тәкъдим итәләр. Шулай ук алар курчак, бияләй, бармак театрларын да яратып уйныйлар.

Ата-аналар белән эш балалар бакчасы  тормышының иң  мөһим өлкәсе булып тора. Әлеге юнәлештә әти-әниләр белән әңгәмәләр, анкеталар уздыру, консультацияләр, җыелышлар, мастер-класслар  үткәрү үтемле эш формалары булып санала. Әти-әниләр исә  зур кызыксыну белән  бакчада  үткәрелгән конкурсларда актив катнашалар.

Балаларны дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү,  аларның сүз байлыкларын арттыру–балалар бакчасының мөһим бурычларының берсе. Чөнки тел баланың барлык фәннәр буенча белем  нигезләрен үзләштерүенә, аның фикер йөртү сәләтен үстерүгә юл ача, дөньяны танып-белүенә, тормышны аңлавына  ныклы нигез булып тора.   

 

Лилия Кәримуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса