Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кеше милкенә кул сузсаң...

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы прокуратурасы 57 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (урлау) гаепле дип тапты.

2024 елның 2 декабрендә көндез район үзәгендәге кафесында ир-ат, игътибарсызлык нәтиҗәсендә калдырылган хатын-кыз сумкасын урлаган. Сумканың эчендә 4 мең сум акча да булган. Шуннан соң ир-ат җинаять урыныннан кача. Беренчел һәм суд тикшерүе барышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды һәм үкенүен белдерде, шулай ук китерелгән матди зыянны тулысынча каплады. Балык Бистәсенең 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән ир-ат гаепле дип танылды. Аңа 8 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Максим  Жолобов, Балык Бистәсе район прокуроры.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса