Күңелсез күренеш. Азат белән Гөлсириннең туен бизәүчеләр кинәт баш тарткан.
Ваһапов фестивале йолдызлары, күпләрнең яраткан җырчылары Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның туйлары булып узды.
Туй үпкәсез булмый диләр. Үпкәләүләргә үк барып җитмәсә дә, көтелмәгән күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Яшь парларның туенда да алдан сөйләшеп куйган компанияләре отказ биргән. Шул уңайдан Гөлсирин әбүначеләренә үзенең киңәшләрен язган.
«Оформлениега килгәндә бу @dekori_ka компания га биик зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
Туйга 10 көн кала без сөйләшкән компания отказ бирде бик күп эзләдек тик буш түгел иделәр
Әл дә ярый башка компания ярдәмгә килде! Казаннан бирле кайтып бизәделәр!!!!
Безнең теләк белән йөрәкне ясадылар.
Бәя буенча бик кулай оформлениега карап.
Дуслар, туйга җитәрәк эшләрегезне калдырмагыз! Алдан уйлагыз, төгәл сөйләшегез!!!
Бик күпләр соңгы минутта баш тарттылар. Безгә ярдәмгә чыгучыларга аерым Рәхмәт»
Г.Ярмиева.
http://www.sahne.ru/kheberler/12367.html
фотоthewikihow.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia