Казанда XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үтәчәк
15–17 май көннәрендә Казанда татар дин әһелләренең XVI Бөтенроссия форумы узачак
Чарага Россиянең 79 төбәгеннән меңләгән делегат килүе көтелә. Форум татар халкының рухи мирасын саклау, төбәкләр арасындагы элемтәләрне ныгыту һәм милли-дини хезмәттәшлекне үстерү мәйданы булачак.
Чара турында «Татар-информ» матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров сөйләде. Аның сүзләренчә, форум ел саен татар җәмәгатьчелегенең мөһим вакыйгаларының берсе булып тора.
— Форумга илнең төрле почмакларыннан дин әһелләре җыела. Бу очрашу тәҗрибә уртаклашу һәм милли бердәмлекне ныгыту өчен әһәмиятле, — диде Данис Шакиров.
Форум программасында пленар утырышлар, фикер алышулар, очрашулар һәм мәдәни чаралар каралган. Катнашучылар татар халкының рухи традицияләре, яшьләр белән эшләү, мәгърифәтчелек һәм дини белем бирү мәсьәләләрен күтәрәчәк.
Традиция буенча форум көннәре «Изге Болгар җыены» вакытына туры китерелгән. Форумның йомгаклау чаралары Болгарда узачак. Делегатлар тарихи җирлектә узучы дини һәм мәдәни чараларда катнашачак.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, форум төбәкләрдәге татар мөселман җәмгыятьләре арасында элемтәләрне ныгытуга һәм милли-рухи кыйммәтләрне саклауга хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia