Казанда табиблар беренче мәртәбә кайнар химиотерапия кулланганнар
Онкологик диагнозлар һәрвакыт хөкем карары кебек яңгырый. Әмма кайчакта, иң катлаулы очракларда, фән һәм хирургия шанс кына түгел, ә көрәшнең конкрет коралы тәкъдим итә.
Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерында (РКОД) HIPEC технологиясен - корсак эчендәге гипертермик химиотерапияне кулланып операция ясаганнар. Белгечләр арасында аны «кайнар химиотерапия»дип тә атыйлар.
Пациенткага – 38 яшь. Аңа сирәк очрый торган, агрессив һәм мәкерле авыруга диагноз куйганнар. Еш кына бу авыру аппендикс шешеннән старт ала, ә метастазадан соң корсак куышлыгы буйлап тарала. Вакыт узу белән алар корсакны каплап, эчәклекне кысалар, органнарны зарарлыйлар. Монда классик химия еш кына көчсез була.
Операция сигез сәгать дәвам итә. Ул уңышлы уза. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, пациент үзен яхшы хис итә, ләкин һаман да белгечләр күзәтүе астында. Әлеге ысулны татарстанда беренче мәртәбә кулланганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia