Җәмгыять
Казанда Россия студотрядларының хезмәте эшли башлый
2026 елда республикада студентлар хезмәт отрядлары системасы аша 15 меңнән артык кешене эшкә урнаштырачаклар
Казанда 12 июньдә Россия студентлар хезмәт отрядларының өченче хезмәт семестры башланачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры Василий Ислаев хәбәр итте.Аның сүзләренә караганда, 15 елдан артык инде өченче хезмәт семестры Россия көнендә ачылуын билгеләп үтәләр.
Быел тантана беренче тапкыр Мәскәүдә түгел, ә Казанда узачак.
2026 елда Татарстанда студентлар хезмәт отрядлары системасы аша 15 меңнән артык кешене эшкә урнаштырачаклар. Студентлар төзелештә, сервиста, педагогикада, производствода һәм башка юнәлешләрдә эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса