Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда “Мин күкне сайлыйм” дип исемләнгән авиация бәйрәме булачак

“Мин күкне сайлыйм” дип исемләнгән авиация бәйрәме Казанда 1 августта узачак. Әлеге чара “Казан” гаилә үзәге территориясендә була.

 Ул авиацияне популярлаштыруга, яшьләрне әлеге  тармакка җәлеп итүгә һәм инженер-техник һөнәрләргә кызыксыну уятуга   багышланачак.

Бәйрәм программасында җирле артистлар чыгышы,  күңел ачу  чаралары, мастер-класслар , шулай ук үз һөнәрләре эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкән Татарстанның авиация сәнәгате хезмәткәрләрен бүләкләү  каралган.

Чараны   Татарстан Республикасы  сәнәгать һәм сәүдә  Министрлыгы  оештырган. Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса