Казанда форум вакытында хәмер сатмаячаклар
Казанда “Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум” XVII Халыкара икътисадый форумын уздыру көннәрендә хәмер сатуга чикләү кертеләчәк.
Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән Министрлар Кабинеты карарына кул куйган. Документ нигезендә, 12-17 май көннәрендә форум үткәреләсе территорияләрдә хәмер сату тыела. Җәмәгать туклануы предприятиеләренә генә кагылмый бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia