Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казан 2027 елга Россия тимер юллары туристик поездларының яңа юнәлешләре арасына керде

Казанны Россия тимер юлларының «Өч башкала» яңа туристик маршрутына керттеләр

Яңа графикта компания «Өч башкала» маршрутын (Мәскәү – Казан – Ижевск – Мәскәү) ачарга ниятли.

Холдингта хәбәр итүләренчә, Россия тимер юллары 2027 елга һәм 2028 елның беренче кварталына туристлык поездлары графигын раслаган.

«Турпоездлар саны 131гә кадәр арта – бу гамәлдәге график белән чагыштырганда 11 ә күбрәк. Аларның 87се – еракка йөрүче поездлар», - диелә Россия тимер юллары компаниясе хәбәрендә.

Моннан тыш, компания маршрутлар географиясен киңәйтергә җыена. Туристик поездлар илнең 54 төбәге буенча йөриячәк. Маршрут челтәренә беренче тапкыр Удмуртия Республикасын һәм Тверь өлкәсен, шулай ук Шуя, Щекино һәм Углич керәчәк. Яңа юнәлешләр арасында шулай ук «Волжские просторы» (Мәскәү – Самара – Әстерхан – Мәскәү) һәм «Ржевский рубеж» (Мәскәү – Ржев – Торжок – Мәскәү) маршрутлары да бар.

Россия тимер юлларында билгеләп үтүләренчә, барлык гамәлдәге туристик поездлар да йөрүен дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса