Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Картаямыни соң йөрәк...

Бикчурай авылының иң өлкән яшьтәге хезмәт ветераны турында сүз чыккач без аның белән иркенләп аралашу ниятеннән өйләренә юл тоттык.

Кулындагы документына караганда Нәгыйм ага Гарипов 1936 елның 15 нче февралендә дөньяга килгән. Әмма, улының әйтүенә караганда бабайның абыйлары Нәгыйм абзыйны ике елга алдан тууын әйткән булганнар. Аның әтисе улын ул чорларда хәрби хезмәткә соңрак китәр, дип авыл Советына барып шулай соң теркәгәннәр. Гаиләдә биш малай булганлыктан берәү дә аларның төгәл туган елларын сорап аптыратмаганнар.

Шулай да язмыштан узмыш юк, дигәндәй, аңа барыбер хәрби хезмәттә булырга да туры килгән. Армия сафларыннан туган авылына кайткач аны ындыр табагына мөдир итеп билгеләгәннәр. Менә шуннан башлап аны колхоз идарәсендә  берсеннән-берсе җаваплы вазыйфа биреп эшкә “җиккәннәр”.

Хезмәт юлында аңа ферма мөдире, бригадир кебек вазыйфалар башкарырга туры килгән. Үз эшен намус белән башкаруын истә тотып әле аны ”Хезмәт даны” ордены белән дә бүләкләгәннәр.  Әмма,  карчыгы белән тигезлектә озаклап яшәргә язмаган күрәмсең.  Шулай да Нәгыйм абзый бүген кадер-хөрмәттә уртанчы улы Илфат белән килене Фәридә тәрбиясендә матур, җитеш, мул тормышта гомер кичерә. Бүген ул  10 оныгы, 2 оныкчыгына сөенеп яши.

Бабай көр күңелле, ачык йөзле, әле дә тик утыра белми. Бакчада да казынып керә, суларын да сибә, тавыклар да караша, дип елмая килене Фәридә.
Без бу матур гаиләгә, тигезлек, бәхет һәм сәламәтлек теләп калабыз.
    
Идрис Амитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса