Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Камский поселыгының җырга - моңга гашыйк Михайловлар гаиләсе

Килгән килгән авыл халкы белән якыннан танышып, аралашу нияте белән без Шипуллинар күршеләрен дә урап узмадык.

Әлфия ханым безне күршеләре белән  дә таныштырырга ашыкты. Казанда үзәгендә Бауман урамында хөрмәтле хезмәт ветераны белән биредә очрашырбыз дип һич уйламаган идем. Валерий Федорович белән Зинаида Михаиловна Михайловага бу йортны, икесе дә лаеклы ялга чыгып шәһәрнең иркен бүлмәсе кысанрак була башлагач, улы сатып алып биргән. Бистәне алар “җәннәт почмагы” дип телгә алдылар. 
Икесен дә уен-көлке яратулары, җыр-моңны үз итүләре берләштерә.  

Яшь вакытларында алар эштән соң күп еллар үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөргәннәр. Шул түгәрәк аларны гомерлеккә кавыштыра. 
 Валерий Федорович техник фәннәр кандидаты икән. Ул әле безне киләсе елга тормыш иптәшенең 90 яшьлек  юбилеена да чакырды.

Ямьле табигать почмагында алар менә шулай күңелле бәйрәмнәр оештырып элеккеге чорлардагы кебек бакча аша гына бер-берсенә кунакка йөрешеп яшиләр. Безнең белән саубуллашканда да “Мин яратам сине тормыш“ җырын безгә дә җырлап  бүләк иттеләр.
 

 

Идрис Амитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев