Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юлсубино авылында гөрләде Сабантуе

Юлсубино авылында Сабантуй узган еллардагы кебек авыл яныннан узучы елга янындагы болынлыкта узды.

 Узган ел, Бөек Җинүнең 80 еллыгы уңаеннан монда авылдашлар өмә белән җыелып яшь нарат үсентеләре утыртканнар иде. Аларның күбесе матур гына яңарып киткәннәр.

Бәйрәм алдыннан Сабантуена бүләкләр җыюны да матур оештырганнар биредә. Аңа авылда һәм читтә яшәүче авылдашлар да, башка иганәчеләр дә теләп катнашканнар.

       …Менә Сабантуй мәйданына гармунчылар төркеме белән берлектә бәйрәмне оештыруда күп хезмәт керткән мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар килеп керделәр, үзләренең бәйрәм белән котлауларын җиткерделәр.

 - Хөрмәтле авылдашлар, кайткан кунаклар, дуслар! Барыгызны да милли бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Бергәләшеп күңелле ял итик,- дигән сүзләр белән Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Нияз Гарипов милли  бәйрәм  Сабантуйны аачык дип белдерде.

Котлау сүзләрен район Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Илгиз Садыйков дәвам итте. Ул юлсубинолыларга район башлыгы Радик Ислямовның һәм үзенең теләкләрен җиткерде.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышу эшендә  үзләренең зур өлешләрен керткән Исламия Хаҗиевага,  Әлфинур Әлмиевага, Гөлнара Кәримуллинага Татарстан Республикасы  Хөкүмәте вице—премьеры Ләйлә Фазлыеваның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сабантуйда күп төрле ярышлар, кызыклы бәйгеләр булды. Балалар һәм өлкәннәр дә матур җырлары, күмәк биюлзре белән тамашачыларны сөендерделәр.

 Әлбәттә, үзәк урынны татарча көрәш алып торды. Сабан туе батыры авыл иганәчеләре Ленар Садриев һәм Айнур Хәкимов бүләк иткән мангал һәм тәкәне алды.

   Авыл халкы, кунаклар Сабан туеннан матур кичерешләр белән рухланып, аны оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен белдереп, алдагы елларда да очрашуларын теләп таралыштылар.

 

Нияз Шайдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев