Юлсубино авылы мәдәният йортында шигъри кичә-бәйрәм узды
Әни, әнием, әнкәй... Ничек кенә әйтсәң дә, бу сүз җанны җылыта, сүнеп барган очкыннарны дөрләтә, өмет өзелгәндә яшәү көче бирә.
Әниләрнең могҗизага да сәләтле булуын бик күпләр раслар. Чөнки “Әни” дигән бөек зат, балага гомер биреп кенә калмыйча, аны тәрбияләү, аякка бастыру, тормышта үз урынын таба белергә ярдәм итү бурычларын да үти. Без – балалар, әниләребезгә гомер буе бурычлыбыз.
Әниләр көне, аларны зурлау, рәхмәт әйтү бәйрәме уңаеннан Юлсубино авылы мәдәният йортында, Юлсубино авыл китапханәсе белән берлектә әзерләнгән “Әниемнең кадерле ядкәре” исемле шигъри кичә-бәйрәм узды.
Кичәне Юлсубино авыл китапханәчесе Нәзирә Минеханова күңелләргә үтеп керерлек шигырь белән ачып җибәрде. Аннан сүзне авыл җирлеге башлыгы Нияз Гарипов алды. Илгә-көнгә тынычлык, күңелләргә җылылык, йортларга бәрәкәт теләп укыган догалары артыннан, авыл апаларының чын күңелдән теләгән теләкләре дә кушылды. Нияз әфәнденең әниләргә багышлап укылган шигырьләре дә тамашачылар күңеленә хуш килде.
Мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Вафина һәм Фидания Сөниева барлык әниләргә изге теләкләрен җиткереп, әниләре турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.
Кичәгә һәрбер кунак буш кул белән килмәгән: истәлекләр, шигырьләр, әниләреннән калган кадерле ядкәрләрне дә алып, кайберләрен киеп тә килгәннәр. Көз фасылын төгәлләгән яңгырлы кич, күңелне җылытырлык, күзгә яшьләр тулырлык, барыбызны да берләштерерлек кичә ярдәмендә яктырып киткәндәй булды.
2025 ел – Ватанны саклаучылар елы буларак игълан ителгән иде. 2026 һәм аннан соңгы еллар да башкача аталмыйча, нәкъ менә Ватанны саклаучылар еллары булып дәвам итсен иде. Чөнки һәр кешенең күңеленнән бер мизгелгә дә чыкмаган, илебезнең бүгенге көндәге вәзгыяте шушы фикергә этәрә. Кичәдә солдат аналарына рәхмәт әйтеп, беразга булса да аларның күңелен күреп, борчуларын таратырга тырыштылар. Ничек кенә булса да, уллары һәр көн яу кырында булган (ә күбесе ил өчен гомерен биргән) аналарның күңелләрен үзе шуны кичергән кеше генә аңлар. Ходай аларга яшәү көче бирсен.
Шигырь бәйрәме булгач, кичәдә шигырьләрнең истәлекләргә бай булганы, бәйрәм рухы белән сугарылганы, бәет буларак язылганы, шаяннары да яңгырады. Вакыт соң булуга карамастан, кунаклар таралырга ашыкмады. Бергәләп җыелып төшкән фотолар, бәйрәм-кичәнең пафослы түгел, ә нәкъ менә үзебезчә үткәрелеп, анда яңгыраган ихлас сүзләр дә, күңелләрне әле озак җылытып торыр.
Гөлнур Шәңгәрәева (Фәйзрахманова) .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев