«Истә калырлык чарада булдык», диләр юлсубинолылар
Шимбә көнне Юлсубино авылыннан бер төркем кеше ( нигездә авыл мәдәният йортында Махсус Хәрби Операциясендә катнашучылар өчен ярдәм йөзеннән сеткалар үрүчеләр, мендәрләр тегүчеләр, шәмнәр ясаучылар) Галиәскәр Камал исемендәге татар Дәүләт академия театрында булдылар.
Аларны анда якташыбыз, театрның труппа җитәкчесе, Ямаш авылы егете Исрафил Сафин каршы алган. Театр артисты Алмаз Гәрәев яңа бина белән таныштыру экскурсиясе уздырган, башкорт драматургы Әсхәт Мирзаһитовның «Аналар көтәләр улларын» спектаклен караганнар. Соңыннан спектакльдә катнашучы артистлар белән бергә истәлек фотосына төшкәннәр.
«Театрга баруны бик оештырасыбыз килгән иде. Транспорт белән булышучы район мәдәният җитәкчесе Лилия Кәримуллинага, авылдашларыбыз Фирдинанд хәзрәт Хәкимовка, Галимулла абый Әльмиевка, автобус йөртүче Ринат Нәҗимовка, сыйныфташым Исрафил Сафинга, театр артистларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез», диде Юлсубино авылы мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Вафина.
Нияз Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев