Исмәгыль бабай - безнең горурлыгыбыз
Дәһшәтле сугыш еллары бер авылны да читләтеп узмаган. Дүрт елга сузылган явыз афәт һәрбер гаиләгә кайгы китергән. Бер гаиләдән өчәр, дүртәр ир-егет сугыш кырларында ятып калган.
Ә минем туганым - Хөснетдинов Исмәгыйль Хөснетдин улына сугыш кырларыннан әйләнеп кайту насыйп булган. Ул 1903 елның 22 нче маенда Яңа Арыш авылында дөньяга килгән. Алар гаиләдә 5 бала, иң кечкенәсе Исмәгыль бабай булган. Әтисенең эшен дәвам итеп, умартачылык белән шөгыльләнгән ул, озак еллар фермада бригадир вазифасын башкарган.
1941 нче елның көзендә туган илебезне сакларга сугышка киткән. 1941-1943 нче елларда ул 18 нче гвардия һава-десант полкында дошманга каршы сугышкан. 1943 елның көзендә Курск янында сугышканда тирән яралып, бер аяксыз калган. Озак кына госпитальләрдә ятарга туры килгән аңа.
Тик ул бирешмәгән...Аның сугыштагы батырлыклары өчен 20 дән артык медальләре дә шуны раслый бит. Шәхси документлары, истәлекләре, фотолары безнең гаиләбездә буыннан-буынга күчеп кадерләп саклана.
Сугыштан кайткач та, Исмәгыль бабай, бер аяк белән булса да, колхозның төрле эшләрендә көч куйган: кул белән чабып печәннәр әзерли торган булган. Элек авылыбызда яшелчә бакчасы булган. Анда авыл халкы төрле җиләк-җимешләр үстергән. Ә Исмәгыйль бабай шунда бригадир булып хезмәт иткән. Тормыш иптәше Рәкыйга апа белән 8 бала тәрбияләп үстергән алар. Хәләле 7 буын муллалар нәселеннән булган, күп еллар авылда абыстай булып торган. Исмәгыль бабай 86 яшенә кадәр авылда ләхет алып йөргән.
Авыл халкы аларның нәселе турында мактап, бары уңай яктан гына телгә ала, үрнәк гаилә булып гомер кичерүләренә аерым басым ясыйлар. Авыл халкы аларны бик тә хөрмәт иткән. Йорт-куралталарын һәрвакыт тәртиптә, чиста тотканнар. Кызамык авыруыннан Мөгассәр исемле улларын югалтсалар да, алар бирешмәгән. Бер аяк белән генә булуына да карамастан, Исмәгыйль бабай 24 сутый бәрәңге бакчасына трактор кертмичә, көрәк белән казып чыга торган булган. Ә моның өчен никадәр тырышлык, никадәр физик һәм рухи көч кирәк бит!
Бабабыз 19 ел килене Зәмзәмия, улы Фәрит тәрбиясендә яшәп, күп батырлыклар эшләп, 1990 елда вафат булган.Шунысы кызык: Исмәгыль бабай 1947 елның 6 ноябрендә, сугышчан батырлыклары өчен, СССР Югары Советы, Президиумы Указы нигезендә, II –дәрәҗә Ватан сугышы орденына тәкъдим ителә. Әмма таныклык үз иясен бары тик Бөек Ватан сугышыннан соң, 57 ел узгач кына эзләп тапкан. Ул орден сугыш ветераны үзе исән булмаганлыктан, аның улы Фәрит Хөснетдиновка тапшырыла.
...Кешелек дөньясы, сугышлардан сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшкән. Әмма безнең канкойгыч сугышлар турында онытырга хакыбыз юк. Сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Аларның исемнәре, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен!
Исмәгыль бабай - безнең горурлыгыбыз. Ул - үзенең туган илен яклап, фашист армиясен җиңүгә өлеш керткән кеше.
Тиздән бәйрәм -9май- Бөек Җиңүнең 79 еллыгы. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми, шуңа күрә бу бәйрәм – сагышлы да, моңсу да...
#МойГеройМояСемья
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Яңа Арыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа