Илназ Әхмәдиев: «Инсульт яки инфаркт очрагында һәр минут кадерле»
Эссе һава шартларында инсульт һәм инфаркт кебек күп кенә авыруларның, бигрәк тә хроник авырулары булган кешеләрдә, килеп чыгу ихтималы арта.
Аларның симптомнарын вакытында белергә һәм бу вакытта нишләргә кирәк? Без бу сорау белән Балык Бистәсе районының баш табибы Илназ Миңнемулла улы Әхмәдиевка мөрәҗәгать иттек. Ул бу очракта медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең мөһимлеген җентекләп аңлатты.
- Илназ Миңнемуллович, бик тиз игътибар итәргә кирәк булган инсультның иң киң таралган симптомнары нинди?
-Барыннан да элек, ризык йотуның кинәт бозылуы, баш авыртуы, кан басымы күтәрелү кебек симптомнарга игътибар итәсем килә. Әмма шунысын да аңларга кирәк, инсульт һәрвакытта да кан басымы күтәрелү белән генә күзәтелми. Кайвакыт кеше кулында яки аягында хәлсезлек сизә, мәсәлән, бер кулын күтәрә ала, ә икенчесе инде юк. Әгәр мондый симптомнар барлыкка килсә бу ашыгыч ярдәм чакыру өчен 100 процент сәбәп.
- Инсульт билгеләре ачыкланган очрак нишләргә кирәк?
- Иң мөһиме — вакытны сарыф итеп итмичә «Ашыгыч медицина ярдәме» бригадасы чакырырга кирәк. Медицинада «Алтын тәрәзә» дигән төшенчә бар, ул якынча 3-4 сәгать дәвамлыкта. Аның барышында без кешене фаҗигадан коткара алабыз. Бу вакыт эчендә махсус дәвалау — тромболизис үткәрергә мөмкин. Бу препаратны вакытында кулланган да кешене 90 процент очракта сәламәтлеген кайтару мөмкинлеге бар, ул авыр нәтиҗәләрдән котылачак.
- Шикәр чире кебек хроник авырулардан интегүчеләргә нишләргә? Аларга ни дәрәҗәдә куркыныч яный?
- Шикәр чире белән авыручыларда авыру башкачарак төрдә уза. Аларда миокард инфарктының авыртусыз формасы барлыкка килергә мөмкин. Димәк, авыртулар ачык сизелмәскә, ләкин тәндә хәлсезлек, тирләү, һава җитмәү хисе барлыкка килү ихтималы бар. Мондый очракларда дарулар куллануга гына ышаныч тотмыйча, туганнарның киңәшләренә карамыйча, кичекмәстән шулай ук «Ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк.
- Ни өчен симптомнарның үзеннән-үзе бетүен көтмәү мөһим?
- Вакыт хәлиткеч роль уйный. Инсульт яки инфаркт очрагында һәр минут кадерле. Медицина ярдәме никадәр тизрәк күрсәтелсә, гомерне саклап калу мөмкинлеге дә шулкадәр югары. Бу бигрәк тә гипертония һәм шикәр чире кебек хроник авырулары булган кешеләргә кагыла. Эссе көннәрдә инсульт һәм инфаркт булу ихтималы арта, шуңа күрә сәламәтлегеңә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
- Файдалы мәгълүматыгыз өчен рәхмәт, Илназ Миңнемуллович. Безнең укучыларыбызга ахырдан нәрсә әйтергә теләр идегез?
-Мин барыгызны да үзегезнең, шулай ук якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булырга чакырам. Инсульт яки инфарктның иң кечкенә симптомнары барлыкка килсә дә, көтмәгез - шунда ук «Ашыгыч ярдәм» чакырыгыз. Бу гомерне саклап калырга мөмкин. Һәм исегездә тотыгыз: һәр минутның әһәмияте бар.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Әңгәмәне Алинә Гобәева алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа