Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җинаять кылуда гаепле

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы прокуратурасы Россия Федерациясе җинаять кодексы 158 маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнеп, Балык Бистәсе районында яшәүче 55 яшьлек Ф. га карата дәүләт гаепләвен карады.

Хөкем ителүче Б. 2024 елның 18 апрель көнендә 13 сәгать 40 минуттан 15 сәгать 00 минутка кадәр үз файдасы өчен «Зубр» болгаркасын файдаланып, Балык Бистәсе районының Олы Кульга авылы Яшьләр урамындагы 6 нчы йорт янәшәсендә, каты коммуналь калдыклар җыю мәйданчыгында ике контейнер конструкциясен сүткән.

Шуннан соң ул аларны яшерен рәвештә урлый. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының Олы Кульга авыл җирлеге башкарма комитетына гомуми суммасы 6063 сум 60 тиен матди зыян китерә. Беренчел һәм суд тикшерүе барышында хөкем ителгән Б. үз гаебен тулысынча таный һәм тәүбә итә, урланган милек тартып алына һәм зыян күрүче якка кайтарыла.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы судының 1 нче җәмәгать суд участогы судьясының карары белән Б. Россия Федерациясе җинаять кодексы нигезендә җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа 5000 сум күләмендә штраф салынды. Хөкем ителгән Б.ның «Зубр» маркалы болгаркасы дәүләт кеременә конфискацияләнде.

Максим Жолобов,
район прокуроры, юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса