Иманлы кеше - бәхетле кеше
Кечкенәдән китапка карата сакчыл булырга тиешбез дип тәрбияләндек без.
Әти-әни аны өйдә җәүһәр урынына саклады. Китапны ертырга, аңа язырга, рәсем ясарга ярамаганлыгын белеп үстек. Юкка түгел. Китап ярдәмендә кешеләр файдалы һәм мөһим мәгълүматларны укып белә.
Районыбызның хөрмәтле шәхесе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдиновның быел нәшер ителгән «Иманлы кеше - бәхетле кеше» исемле дүртенче китабын бүләк итеп кабул итеп алгач та, бик сөендем. Китап авторының бу дүртенче китабы. Алдагылары «Дингә омтылыш» дип аталган иде. Китапларның эчтәлеге тулаем үгет-нәсихәткә корылган.
16 ел Балык Бистәсенең Үзәк мәчетендә имамлык вазыйфасын үтәгән, 14 ел район мөхтәсибе булып эшләгән Сәүдәхан хәзрәт яңа китабында да тәүфикълы, үзара дус, тыныч, мәрхәмәтле, гадел, юмарт һәм ярдәмчел булып яшәү буенча киңәшләр аңлатып язган.
«Иманлы кеше - бәхетле кеше» китабы өстәл китабы, ярдәмлек. Биредә тормышның бик күп өлкәләренә кагылышлы киңәшләр, хәзерге заманга хас булган актуаль сорауларга дин ягыннан аңлатмалар, үз-үзеңне тоту буенча киңәшләр, авыр сорауларга кыйссалар, мисаллар, хәдисләр ярдәмендә ачыклык кертә ул, гаилә мөнәсәбәтләренә аерым туктала.
Райондашларыбыз тарафыннан чыгарылган китаплар бик күп, алар арасында Сәүдәхан хәзрәт тарафыннан язылганнары аерым игътибарга лаек. Үткән ел 88 яшен тутыруга карамастан ул әле дә райондашлары өчен тырышып китаплары аша хәерле киңәшләрен аңлатып яза. Әлеге китап зиһенебезне баету белән беррәттән яшьләребезгә, гаиләләргә нык һәм ышанычлы адымнар белән атларга юл күрсәтә.
Шушы хезмәте өчен хөрмәтле Сәүдәхан хәзрәткә рәхмәт әйтеп, алга таба да ныклы саулык белән яңа китапларын көтеп калабыз.
Иделия Мәхмүтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia