Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илшат Заһидуллин : «Әле ярый кечкенәдән бәйләргә өйрәнгәнмен. Кул белгәч, акчасыз да тормадык»

Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында яшәүче Илшат Заһидуллин инде 44 ел шәл бәйли. Хәзер аңа 50 яшь. Алты яшендә кул арасына керә башлый ул.

– Мине шәл бәйләргә әбием өйрәтте. Хатын-кыз эше, диючеләр бар инде ул. Әмма оялып торганым булмады. Мин бит бу шөгыль белән акча эшлим. Бер генә минутымны да бушка уздырмыйм. Телем сөйләп торса да, кулым шәл бәйли. Хатыным машина йөрткәч, мин янында шәл бәйләп барам. Элек шәл сораучылар күп иде. Хәзер шәлгә заказ кимеде.

Ә менә оекбаш белән бияләй сораучы күп. Хәзер күбрәк шуларны бәйлибез. Әкренләп яшь тә бара, гомер буе бәйләү дә сиздерә башлады инде. Әмма бирешмим әле. Кулга энә-җеп алуга ук рәхәт бит. Белгән эш югалмый шул.

Әле ярый кечкенәдән бәйләргә өйрәнгәнмен. Кул белгәч, акчасыз да тормадык. Әбигә рәхмәт, – дип сөйли Илшат. – Гаиләдә эшне бүлгәнебез юк. Өч эштә эшләп йөрим. Шуның өстенә маллар тотабыз. Буш вакыт бик калмаса да, табабыз.

 

 

https://vatantat.ru/news/esnen-irneke-xatynnyky-iuk-anyn-109641

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса