Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илназ Шиһапов: «Иң элек шуны аңларга кирәк: питбайк - ул спорт инвентаре»

Соңгы вакытта Балык Бистәсе районы юлларында питбайклардагы яшүсмерләрне ешрак очратырга мөмкин. Күпләр мондый техниканы гади мотоцикл дип саный, әмма бу алай түгел.

Питбайкның ни өчен гомуми файдаланудагы юлларга яраклашмаган булуы һәм анда йөрүнең нәрсә белән куркыныч булуы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы, полиция майоры Илназ Шиһапов сөйләде. 
- Илназ Зөлфәтович, питбайк нәрсә ул? 
- Иң элек шуны аңларга кирәк: питбайк - ул спорт инвентаре. Ул мотоспорт, күнегүләр белән шөгыльләнү һәм махсус трассада яки ябык мәйданчыкларда йөрү өчен билгеләнгән. Гомуми файдаланудагы юлларда хәрәкәт итү өчен мондый техника исәпләнмәгән. 
- Питбайкта ни өчен юлларда йөрергә ярамый? 
- Питбайк транспорт чарасы итеп таләп ителгән шартларга туры килми. Аның, кагыйдә буларак, фаралары, борылыш күрсәткечләре, арткы көзгеләр, стоп-сигналлары, шулай ук транспорт чарасы паспорты һәм дәүләт теркәү номеры юк. Болар барысы да аны гомуми файдаланудагы юлларда эксплуатацияләүне куркыныч һәм законсыз итә. 
- Күп кенә әти-әниләр балаларына питбайклар сатып ала. Бу нәрсә белән тәмамланырга мөмкин?
- Кызганычка каршы, еш кына руль артында балигъ булмаган яшүсмерләр очрый. Алар юл йөрү кагыйдәләрен белмиләр һәм мототехника белән идарә итү күнекмәләренә ия түгелләр. Бу аларның үзләре өчен генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучы башка затлар өчен дә куркыныч тудыра. Нәтиҗәләре бик авыр булырга мөмкин - җитди имгәнүләр һәм хәтта кешеләр үлеме. Статистика күрсәткәнчә, питбайкларда яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны арта бара. 
- Ләкин кемдер барыбер питбайкта гомуми файдаланудагы юлга чыкса, аны нәрсә көтә? 
- Әгәр кеше питбайкта гомуми файдаланудагы юлга чыккан икән, ул юл хәрәкәтендә катнашучыга әйләнә һәм закон таләпләрен үтәргә тиеш була. Хилафлыклар ачыкланган очракта, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре гамәлдәге законнар нигезендә чаралар күрәләр. Моннан тыш, балигъ булмаган яшүсмерне мондый техника белән идарә итәргә рөхсәт иткән ата-аналарның да җаваплылыкка тартылуы ихтимал. 
- Әти-әниләргә нәрсә әйтер идегез?
- Балагызга питбайк алыр алдыннан, аның йөрү чарасы да, уенчык та түгеллеген аңларга кирәк. Аны бары тик махсус трассаларда һәм барлык куркынычсызлык чаралары үтәлгән ябык мәйданчыкларда гына кулланырга мөмкин. Әти-әниләргә балаларының мондый техниканы кайда һәм ничек куллануын контрольдә тоту мөһим.
- Район халкына мөрәҗәгатегез? 
- Балык Бистәсе районы халкын Юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм питбайкларны гомуми файдаланудагы юлларга чыгармаска чакырам. Куркынычсызлык - ул безнең һәрберебезнең җаваплылыгында. Бердәм тырышлык белән генә балаларыбызның гомерен һәм сәламәтлеген саклап кала һәм юлларны иминрәк итә алачакбыз.

 

Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса