Балык Бистәсендә «Игътибар: балалар!» профилактик чарасы уза
2026 елның 18 маеннан 7 июненә кадәр Татарстан Республикасында балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан «Игътибар -балалар!» профилактик чара башланды.
Республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 90 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 1 кеше һәлак булган, 97 кеше зыян күргән.
"Игътибар - балалар!" Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан:
-балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүне тикшерү;
-машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирү кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тоту;
-яктылыкны кире кайтара торган элементларны популярлаштыру;
-юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балигъ булмаганнар белән профилактик эш алып бару;
-ата-аналар җыелышлары үткәрү;
-сәламәтләндерү лагерьларында конкурслар, викториналар һәм аңлату чаралары оештыру планлаштырыла.
Мондый чараларның максаты - балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, ата-аналарның һәм балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турында хәбәрдарлыгын арттыру.
Ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Балалар үзләре өчен куркыныч тудырырлык урыннарда, шул исәптән юллар янында караучысыз калмасын өчен аеруча кайгыртучанлык күрергә кирәк.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 7 яшькә кадәрге балаларны автомобильдә йөртү махсус балалар тотып тору җайланмалары кулланып кына башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балаларны 7 яшьтән соң да балалар креслосында йөртергә киңәш итә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Илназ Шиһапов,
Дәүләт автоинспекциясенең бүлек башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia