Җиһанша Якупов: " Ни дисәң дә яшьлектә сайлаган һөнәр кызыклы һәм кадерле ул"
Авыл хуҗалыгы тармагында һәр һөнәрнең үз кыенлыклары һәм проблемалы яклары була.
Бу сүзләрне миңа гомерләрен авыл хуҗалыгы производствосында үткәргән хезмәткәрләрдән күп мәртәбәләр ишетергә туры килде. Юк, аларның берсе дә сайлаган һөнәрләренең авыр, җаваплы булуыннан зарланмыйлар, киресенчә, халкына хезмәт итүләренә сөенечләрен белдерәләр. Әле бүген дә хуҗалыкта ветеринария табибы булып эшләгән Җиһанша Якупов белән әңгәмә корганда бу хезмәтнең нечкәлекләре хакында фикерләшеп алдык. Ни дисәң дә яшьлектә сайлаган һөнәр кызыклы һәм кадерле шул. Аны да бик кечкенәдән авылда көтү көтеп, маллар карап үскәнгәмедер, бу хезмәт үзенә ныграк җәлеп итә. Аннары, олы абыйсы Миннеханның озак еллар дәвамында ат җигеп йөрүенең дә йогынтысы зур булгандыр. Үзе дә ярым шаяртып: “Миннехан абый 7 яшемдә атына атландырган иде, әле һаман да төшкәнем юк”, - ди.
Туган авылы Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлагач укырга китү турында уйлана ул. Бу вакытта алар инде гаиләләре белән район үзәгенә күченәләр. Шунда аңа колхоз степендиаты булырга киңәш бирәләр. Күрше Жданов исемендәге колхоз рәисе Хәбибрахман ага Зыятдинов та егетне бер күрүдә ошата, шуңа юлламасына һич икеләнмичә имзасын да куя. Студент егет үзенең Казан дәүләт ветеринария институтында алган белемен җәйге каникул вакытларында практика үткәндә дә киң куллана. Ул елларда колхозда малларның гомуми баш саны да 5 меңгә якынлаша. Ә егет эштән шүрләп кала торганнардан түгел. Иртә таңнан чыгып китеп төн булгач кына кайтып керә ул өенә.Укуын тәмамлап кайтып биредә берничә ай эшләгәч аны хәрби хезмәткә чакыралар. Үзенең гражданлык бурычын ул ерак Германия җирендә үти. Аннан кайткач колхоз торак йорт белән дә тәэмин итә үзен. Ә хезмәте чыннан да тынгысыз һәм җаваплы аның. Иртә таңнан мотоциклына, күп вакыт атка атланып аңа дүрт авылны үз эченә алган колхозны берничә мәртәбә урарга туры килә. Әле кайбер көннәрдә төннәрен дә шәхси хуҗалыклардан сыер яисә бозау авырый, дип еш чакыралар аны. Әмма ул бервакытта да сыкранмый, зарлануны белмичә юлга кузгала.
Үзе дә гомер-гомергә абзарын тутырып терлекләр асрый. Атларын да күңеле өчен бик яратып тота, берсен инде 25 елдан артык асрый. Еш кына ат белән болыннарны урап кайтырга да ярата Җиһанша.
Колхозлар яшәүдән туктагач аны район ветеринария слуҗбасына эшкә чакыралар. Биредә хезмәт куюына да 20 ел вакыт үтеп киткән. Хезмәтен үз иткәнгә авыл кешеләре дә, коллективта да хөрмәт итәләр аны. Вакытында “Районның иң яхшы ветеринария табибы” дигән мактаулы исем дә бирелгән. Җитәкчелек тарафыннан тапшырылган Мактау кәгазьләре белән Рәхмәт
хатларын исә санап чыгарлык түгел. Болар бар да куйган хезмәтләренең нәтиҗәле булуын дәлилли.
Рәсемдә ветеринария табибы Җиһанша Якупов.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia