Яңа Арыш авылының «Иман нуры» мәчетендә балалар өчен дини бәйрәм оештырылды
Яңа Арыш авылының «Иман нуры» мәчетендә балалар өчен дини бәйрәм оештырылды
Әлеге бәйрәмгә Балык Бистәсе район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, районыбызның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Иделия Мәхмүтова, авылыбыз абыстайлары, әниләр дә чакырулы иде. Һәрбер укучы бу бәйрәмдә үзләре ятлаган догаларны сөйләделәр, намаз уку тәртибен күрсәттеләр, дини сорауларга җавап бирделәр, Коръән сүрәләрен, аятьләрен гарәпчә тәҗвид фәне нигезендә укыдылар. Чын мәгънәсендә ачык дәрес булды ул.
Һәрбер укучы баланың йөзләрендә канәгатьлелек хисләре чагылды, эчкерсез, шатлыклы елмаюлары сизелде.
Барыбыз да гыйлем алып, фикерләр алышып, күңелләргә җиңеллек, рухи байлык алып кайттык. Алдагы көннәрдә дә мәчетебезгә эзләр суынмасын, яше-карты бергә җыелып, авылыбызга нур иңдерсәк иде дигән теләктә калам.
Бу хакта тулырак «Авыл офыклары» газетасы битләреннән укый аласыз.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia