Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Арыш авылында «Шигырьләрне мин ялгызым язмыйм, җаным яза, яза бәгырем» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды

25 май көнне Яңа Арыш авылы мәдәният йортында танылган шагыйрә, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күп җырлар авторы Рәсимә Гарифуллина белән очрашу узды.

  Иҗат кичәсен китапханә мөдире Разилә Мөхәммәтрәхимова алып барды. Очрашуга хөрмәтле авылдашлар, укытучылар, укучылар чакырылган иде.
Китапханәче Рәсимә Гарифуллина иҗатына багышланган китап күргәзмәсе, презентацияләр, фотолар әзерләгән иде .Яңа Арыш урта мәктәбе укучылары Рәсүл Мөхәммәтрәхимов, Диләрә Галимова, Кәдим Әхтәмов, Гүзәл Кәримова, Сәмир Гобәев, Азалия Шәмсивәлиева, Рания Хәмиева, Айзат Садыйков эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр. Мәктәп укытучылары Гүзәлия Галимова, Фәнзилә Имамиева авторның иң матур шигырьләрен башкарып, очрашу кичәсен бизәделәр. Кунаклар Рәсимә Гарифуллинаның матур сөйләмен, моңлы тавышын аеруча яратып тыңладылар. Кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар, Рәсимә ханымга иң изге, ихлас теләкләрен белдерделәр. Соңыннан әңгәмәбез чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса