Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Арыш авылы китапханәсендә «Кулда-каләм, җанда-иҗат ялкыны» исеме астында очрашу кичәсе булып узды

Кичәгә кунак булып танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күпсанлы җырлар авторы, күп еллар «Авыл офыклары» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән якташыбыз Вазыйх Фатыйхов чакырылган иде.

Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов, зур хөрмәткә лаек авылдашларыбыз чакырылды. Чара өстәл артында җылы сөйләшү, шигырьләр уку, уй-фикерләр белән бүлешү буларак үтте.

Очрашу кичәсен китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова котлау сүзләре белән ачып җибәрде, чарага килүчеләргә үзенең изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Кунагыбыз Вазыйх Фатыйхов белән таныштырып, язучының үзенә сүз бирде. Шагыйрь мәктәп елларын, студент вакытларын искә алды, туган ягы Балык Бистәсенә кайтып, эшкә урнашуы, иҗаты белән якыннан таныштырды.

Вазыйх Фатыйхов мәктәптә укыган елларында ук шигырьләр яза башлый, аның беренче иҗат җимешләре район газетасында басыла. Шагыйрьнең әсәрләре район газетасында гына түгел, республика матбугатында да еш нәшер ителә. Һәрдаим зәңгәр экраннар аша күреп, без аның ижаты белән даими танышып торабыз, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз.

Кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, әлеге очрашу чын мәгънәсендә сихри очрашуга әйләнде.

Нурзидә Хөсәенова, Әлфия Гыйлемханова, Гүзәлия Галимова авторның иң матур шигырьләрен башкарып, очрашу кичәсенә тагын да ямь өстәделәр.

Кунаклар Вазыйх Фатыйховның сөйләмен аеручы яратып, тын да алмый тыңлап утырдылар. Балык Бистәсе районы тарихында игелекле хезмәтләре белән матур эз калдырган җитәкчеләр турында язылган «Халкым хәтереннән кайтаваз» китабы белән, «Бистә йолдызлыгы», әниләргә багышлап иҗат ителгән «Соңарган хатым», балалар өчен язылган “Киез итекле каз” дип исемләнгән китаплары белән якыннан таныштылар.

​– Яңадан да шигырьләр байтак җыелды. Ләкин җыентык туплап-әзерләп чыгару өчен шактый вакыт, чыгымнар да кирәк, – ди язучы.

​Әлеге очрашу, гомумән, матур, истә калырлык мизгелләргә бай булды.

Авылдашларыбыз кызыксындырган сорауларга да җавап таптылар, Вазыйх Фатыйховка изге теләкләрен дә җиткерделәр.

​– Кичәгә килеп, сезнең белән аралаша алуыма мин бик бәхетле, үземә бик күп нәрсә алдым. Шундый җылы, эчтәлекле, матур очрашу булды. Без йөрәк түреннән чыккан әсәрләрне тыңладык. Мин хәзер алдагы узачак шундый кичәне түземсезләнеп көтәм. Авылдашларны да мондый кичәләрдә катнашырга чакырам, – ди Фирдәүсә Имамиева.

​Иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен, илһамыгыз кимемәсен, сезнең белән очрашуларны тагын көтеп калабыз, – ди авылдашыбыз Нурзидә Хөсәенова. ​Әңгәмәдәшенә кушылып, Зәмзәмия Хөснетдинова да: «Күңелләргә җылылык, рухи азык өстәүче, эчкерсез аралашу-очрашу булды бу, авылыбызда мондый күрешүләр дәвамлы булса иде», – ди авылдашыбыз.

​Күп кенә укучыларыбыз шагыйрьне беренче тапкыр күрделәр. Аның белән якыннан аралашу дөньяга карашларын тирәнәйтте, шигьрият дөньясының серләрен ачты. «Сезнең иҗатыгыз белән газета-журналлар, китапларыгыз аша даими танышып торабыз, әмма якыннан аралашу ул инде бөтенләй башка нәрсә икән , – ди Миңсылу Әлмөхәммәтова, сөенеп.

​Очрашудан һәр укучы үзенә бик зур рухи байлык алды.

​– Талантлы кешеләрне читтән эзләргә кирәкми икән, алар безнең арада, – диләр кичәгә килгән авылдашларыбыз.

​Очрашу кичәсе авыл халкына бик ошады. Чын мәгънәсендә җанны җылытырдай матур очрашу, онытылмаслык бер кичә булды ул. Өлкәннәр  яшәреп, шигырь дөньясында тылсымланып таралышты бу кичәдән.

Көннең икенче яртысы Яңа Арыш урта мәктәбендә узды. Очрашуны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ильнур Галимов ачып җибәрде. Ул авылның бай тарихы һәм аның күренекле шәхесләре белән таныштырды.

Мәктәп музеена да сәяхәт кылдык, анда авылның үткәне, аның гореф-гадәтләре һәм танылган кешеләре турында бай мәгълүмат тупланган. Укучылар белән очрашып аралашу да җылы атмосферада үтте.

Очрашуның иң дулкынландыргыч мизгеле — күренекле шагыйрь, 20гә якын китап авторы, телевидение аша да яхшы таныш Вазыйх Фатыйховны каршы алу иде. Аны күрү укучылар өчен зур сөенеч булды. Вазыйх Фатыйхов укучыларга үзенең шигырьләрен сөйләде, туган авылның кадерен белергә, аны яратырга чакырды. Ильнур Галимов та кызы Энҗе иҗат иткән шигырьне башкарды.

Бу чара яшь буын күңелендә туган якка, аның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт уятты. Укучылар мондый очрашуларның алар өчен бик тә кирәкле һәм файдалы булуын билгеләп үттеләр.

Без якташыбыз Вазыйх Хаҗип улы белән Фатыйховның иҗатына сокланабыз һәм аның белән горурланабыз.           

Вазыйх абый, ерак араларны якын итеп кайтып, безнең китап укучыларыбызны, авылдашларыбызны сөендергәнегез өчен сезгә зур рәхмәтебезне, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Матурлык иҗат итүдән беркайчан да туктамагыз. Канатларыгыз талмасын, яңадан-яңа иҗат җимешләре белән безне куандырырга насыйп булсын Сезгә. Шушы мизгелләр барыбызның да күңелләрендә якты хатирә булып саклансын.

Зилә Рәхим.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса