Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Арыш авыл мәдәният йортында Руслан Сибгатуллин белән очрашу узды

Шушы көннәрдә Яңа Арыш авыл мәдәният йортында кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз Руслан Сибгатуллин белән очрашу булып узды.

Очрашу барышында аның белән аралашып, үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар алдык. Якташыбызның кәефе яхшы иде. Туганнары, авылдашлары белән күрешүгә һәр ике як та чиксез сөенде. Посылкаларның барып җитүе дә безне бик куандырды. Чара уңаеннан без -«Мирас» ансамбле кызлары театральләштерелгән «Аулак өй» күренешен сәхнәләштердек. Соңыннан авылдашыбыз барлык хатын-кызларны 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм сары матур лаләләр бүләк итте. Очрашу азагында күркәм традиция буенча истәлек өчен фотога төштек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса